news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның тагын өч банкы кертемнәрне страховкалау системасына кертелгән

Казанның тагын өч банкы кертемнәрне страховкалау системасына кертелгән

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). "Иделбанк", "Казан Банкы" һәм "Татэкобанк" кертемнәрне страховкалау системасына кабул ителгән кредит оешмалары исемлегенә керде.

Россия Банкының Банк күзәтчелеге комитеты чәршәмбе үткән утырышта 37 банк буенча уңай карар кабул иткән. Алар барысы да зур өлкә үзәкләрендә һәм республикалар башкалаларында урнашкан. Исемлеккә, шулай ук, Мәскәүнең сигез һәм Санкт-Петербургның дүрт кредит оешмасы кергән. Бүгенге көндә кертемнәрне страховкалау системасына 379 банк кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot