news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның табиб–травматологлары сколиозны дәвалау буенча Ауропа тәҗрибәсен үзләштерә
Казанга мастер–класс үткәрү өчен Идел буе төбәгендә сколиоз авыруын дәвалау буенча әйдәп баручы белгеч Андрей Бакланов килде
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген һәм иртәгә Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә умыртка баганасына ике уникаль операция ясалачак.
Операцияне Идел буе төбәгендә сколиоз авыруын дәвалау буенча әйдәп баручы белгеч Андрей Бакланов җитәкчелегендәге Казан табиблары ясый. Ул безнең белгечләр өчен үзенчәлекле мастер–класс үткәрәчәк.
Әлеге табибның исеме Санкт–Петербургның танылган профессоры Сергей Виссарионов исеме белән янәшә тора. Андрей Бакланов Салават шәһәренең (Башкортстан) 2 нче хастаханәсендә нейрохирургия бүлеге белән идарә итә, сколиоз авыруын дәвалау буенча Россиядә аның абруе зур.
Мастер–класс кысаларында 17 яшьлек үсмер һәм 14 яшьлек кызга операция ясалачак.
Шунысы игътибарга лаек, сколиоз авыруы белән күбесенчә кызлар интегә. Моның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Статистика буенча, Татарстанда ел саен 70 кә якын кеше сколиозны оператив дәвалауга мохтаҗ. Бу авыру 13–14 яшьлекләргә генә хас дип әйтергә ярамый. Аннан өлкән яшьтәгеләр дә интегә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2