news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның төп чыршысы Россиядәге иң матур чыршыларның берсе булды

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 63 процентына «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм чыршысы ошаган.

Казанның төп чыршысы Россиядәге иң матур чыршыларның берсе булды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел чыршылары исемлегенә керде. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казандагы яңа ел чыршысы респондентларның 63 процентына охшаган. Җавап бирүчеләрнең 13 проценты канәгатьсезлек белдергән, ә калганнар сорауга конкрет җавап бирә алмаган.

Рейтингның беренче урынын Уфа алган — монда Яңа ел чыршысы шәһәрдә яшәүчеләрнең 66 процентына ошаган. Лидерлар өчлеген Воронеждагы чыршы яба (62%).

Ә Волгоград һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр үз шәһәрләрендәге чыршыны ошатмаган. Волгоградта яшәүчеләрнең нибары 41 процентына гына чыршы ошаган, ә Санкт-Петербург халкының 33 проценты гына яңа ел чыршысын ошаткан. Ә Петербургта яшәүчеләрнең 38 проценты Сарай мәйданына куелган төп чыршы бөтенләй ошатмаган.

Сораштыру өчен һәр шәһәрдә 700 кешене, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта бер мең кеше сайлаганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot