news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның төп чыршысы 24 декабрьдә ачыла

35 метрлы чыршыны «Казан» Гаилә үзәге янында урнаштырдылар.

Казанның төп чыршысы 24 декабрьдә ачыла

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк чыршысын ачу тантанасы узачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

«24 декабрьдә „Казан“ Гаилә үзәге янында шәһәрнең үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы була. Биредә концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән сәүдә рәтләре „үсеп“ чыгачак», - диелә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе материалларында.

Чаралар санитар нормалар һәм социаль дистанцияне үтәп оештырылачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе татарстанлыларга Яңа ел төнендә чыршы бәйрәмнәре һәм боз шәһәрчекләренә килергә рөхсәт итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100