news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанны тәүлек эчендә 8 мең тонна кардан чистартканнар

Бүген шәһәр урамнарында кар чистартуда 500 юл эшчесе һәм 270тән артык махсус техника хезмәт куя.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казанны 8,1 мең тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 596 юл эшчесе һәм 600 дән артык махсус техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлектә Казан юлларына 1500 тонна бозлавыкка каршы реагент, комлы-тозлы катнашмаларны да кертеп, кулланылган.

Бүген шәһәр урамнарында кар чистартуда 500 юл эшчесе һәм 270тән артык махсус техника хезмәт куя.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot