news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Сыртланова урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз газ белән агуланып үлгән

Пенсионер әбинең мәетенә 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юлыккан.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Казанның Сыртланова урамындагы биш катлы йортта 71 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Пенсионер әбинең мәетенә 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юлыккан. Ут белән көрәшүчеләр пенсионер хатынның күршеләре чакыруы буенча килгән. Алар әлеге әбинең фатирыннан газ чыгуы турында хәбәр иткән.

Башлангыч фаразларга караганда, өлкән яшьтәге хатын метан белән агуланып үлгән. Үлемнең төгәл сәбәбен экспертлар ачыклаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot