news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның сынлы сәнгать училищесы директоры Мәхмүт Ваһапов юбилее уңаеннан күргәзмә оештыра

Казанның сынлы сәнгать училищесы директоры Мәхмүт Ваһапов юбилее уңаеннан күргәзмә оештыра

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бу көннәрдә Казан сынлы сәнгать училищесы директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели. 20 апрельдә шул уңайдан Казан сәнгать училищесында аның укучыларының күргәзмәсе ачылды. Ә 28 апрельдә ул үзенең шәхси күргәзмәсен Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда ачарга әзерләнә.

Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов 1955 елда Казан шәһәрендә туа. Ул Казанның 2нче санлы Балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укый, аннары Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлый. Башкала мәктәпләрендә рәсем сәнгатен укытканнан соң, М.Ваһапов В.И.Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт сынлы сәнгать институтының рәсем сәнгате факультетында профессор Д.Мочальский җитәкчелегендә белемен үстерә. Мәхмүт Әхәт улы 1985 елдан бирле Казан сәнгать училищесында укыта, соңгы 10 елда ул анда директор вазифасын үти. Ул республикада рәсем сәнгате өчен кадрлар әзерләүче, күргәзмәләр оештыручы һәм яхшы җитәкче буларак та танылган шәхес.

Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы Мәхмүт Ваһапов Американың Сиэтл шәһәрендә (1992) һәм Төркиянең Истанбул шәһәрендә (2001) булган татар рәссамнары күргәзмәләрендә, шулай ук Россия шәһәрләрендәге Бөтенроссия һәм зональ күргәзмәләрдә катнашкан. Быел аның рәсемнәрен Казанның 1000 еллыгына багышлап Мәскәүдә уздырылган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде. Рәссамның картиналары ТР Сынлы сәнгать музеенда, шулай ук Америка, Бельгия, Франция, Алмания, Испания һәм Польша кебек илләрдәге коллекцияләрдә дә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100