news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның су хуҗалыгы предприятиесенең элеккеге директоры акча үзләштерүдә шикләнелә

Предприятие җитәкчесе ике ел дәвамында законсыз рәвештә үзенә премия язган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Казанның су хуҗалыгы предприятиесенең элеккеге директорыннан 694 мең сум күләмендә акча үзләштерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән бергә 2016 елдан 2018 елга кадәр «Средволгаводхоз» ФДУ элеккеге директоры үзенә премия язу турында законсыз күрсәтмәләр биргәнлеген ачыклаган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, 70 яшьлек ир-атка карата «Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» һәм «Үзләштерү яки сарыф итү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Шикләнелүче зат күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot