Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Совет районындагы яңа урам Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк
Миннәхмәтов урамы «Дубай» кунакханә комплексы һәм Kazan Ring автодромыннан ерак түгел.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районындагы яңа урам «Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов исемен йөртәчәк. Тиешле карар Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.
Миннәхмәтов урамы - «Дубай» кунакханә комплексы һәм Kazan Ring автодромыннан ерак түгел.
Ирек Миңнәхмәтов бу елның 13 мартында 39 яшендә вафат булды. 2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. 2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз