Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Совет районындагы 6 йортка иртәгә 14 сәгать буена су бирелмәячәк
«Водоканал» анда яшәүчеләргә алдан ук су җыеп куярга киңәш итә
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Хәйдәр Бигичев урамында төзелә торган стадионның су үткәргечен гамәлдәгесенә тоташтыру эшләре белән бәйле рәвештә, 13 ноябрь көнне сәгать иртәнге 9дан төнге 11гә кадәр Совет районындагы күп фатирлы 6 йортка су бирелми тора:
- Хәйдәр Бигичев ур., 31, 33, 35;
- Туганлык ур., 10, 12;
- Дуслык тыкрыгы.
Х.Бигичев ур., 33 һәм Туганлык ур., 12 адресы буенча су тутырылган автоцистерна китертү күздә тотыла, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз