news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Совет районында машиналар бәрелешкән һәлакәт видеосы барлыкка килде

Башкаланың Себер трактында кимендә 5 машина бәрелешкән.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). “Татар-информ” карамагында Казанның Совет районында машиналар бәрелешкән һәлакәт видеосы барлыкка килде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген иртән Себер трактында "домино” принцибы белән кимендә 5 машина бәрелешкән. Барлык транспорт чаралары кузовлары җитди зыян күргән.

Һәлакәт аркасында әлеге урында хәрәкәт кыенлашкан. Башка машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәте булган урынны трамвай юллары буйлап әйләнеп узарга туры килә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot