Казанның Совет районында кайбер йортларда су белән тәэмин итү өзелә
Бу яңа объектны челтәрләргә тоташтыру белән бәйле
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнвар көнне Казанның Совет районының кайбер йортларында су белән тәэмин итү өзелә. Бу яңа объектны челтәрләргә тоташтыру белән бәйле, дип хәбәр итте "Водоканал" МУП матбугат сәркатибе Айрат Габделбәров.
Су белән тәэминат иртәнге сәгать 9да туктатыла. Ул Җ.Фәйзи 10а, 12, 14, 14а; Мамадыш тракты 8, 8а адреслары буенча урнашкан йортларга кагылачак. Сулы автоцистерналар Җ.Фәйзи урамы, 14нче йорт янында торачак. Су 22 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 5 тә бирелә башлый.
"Водоканал" МУП әлеге адрес буенча яшәүчеләргә алдан ук су запасы җыеп калырга киңәш итә.