news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Совет районында ике трамвай бәрелешкән

Һәлакәт бүген иртән Компрессор заводы тирәсендә булган.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Казанның Совет районында ике трамвай юл бүлешә алмаган. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыкты.

Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт Компрессор заводы тирәсендә булган.

Видеода трамвайның берсе кырылган, икенчесе рельстан чыккан һәм өлешчә юлны каплаган. Юл һәлакәте урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

Һәлакәтнең ни сәбәпле чыгуы һәм зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot