news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Совет районында хәрби хезмәткә алынучылар көне уңаеннан бәйрәм узды

Казанның Совет районында хәрби хезмәткә алынучылар көне уңаеннан бәйрәм узды

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген көзге чакырылыш кысаларында Совет районы хакимияте район хәрби комиссариаты, Артиллерия училещесы һәм Совет районының эчке эшләр идарәсе белән берлектә хәрби хезмәткә алынучылар көне уңаеннан район бәйрәме үткәрде.

Быелгы бәйрәм шунысы белән аерылып тора – биредә хәрби хезмәткә чакырылучылардан тыш, югары сыйныф укучылары да бар иде. Алары хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр һәм теләмәүчеләргә – ике төркемгә бүленгән. Бүгенге көнне алар барысы да хәрби хезмәт үтүчеләр рәтендә иде.

Бәйрәм Артиллерия училищесы мәйданында старт алды. Аннан соң чакырылганнар Артиллерия полигонына юл тотты. Анда 4нче курс укучылары тарафыннан контроль-күрсәтү дәресләре оештырылды, хәбри техника һәм ату коралы күрсәтелде. Төшке аш та хәрбиләрчә узды. Егетләр полигон ашханәсендә “солдатларча пешерелгән уха”дан авыз итте.

Чара янә Артиллерия училищесы мәйданында дәвамын алды. Яшьләрне Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары, Совет районының чакыру комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева сәламләде. “Без һәрвакыт үзебезнекеләр белән элемтәдә торабыз. Күптән түгел генә Сарытау шәһәрендә булдык. Алар хакында шелтә сүзләре ишетмәдек. Егетләр хәрби хезмәттән олыгаеп, җитлегеп кайта”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бүгенге чара яшьләрне армиягә җәлеп итү максатыннан үткәрелгән. “Армиянең уңай ягын да күрсәтәсе килде. Хәрби хезмәт аша карьера да ясарга мөмкин. Солдат тормышында узган бүгенге көннән һәркем канәгать калды”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Егетләргә биредә корал куллану, стройда йөрү, кул сугышы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тарафыннан эт белән эшләү алымнары күрсәтелде. Шуны да әйтергә кирәк, армиягә барырга теләмәүчеләр саны хезмәткә китәргә теләк белдерүчеләрдән күбрәк иде. Ә солдат булырга теләгән 30 егеткә бүләкләр тапшырылды. Анда теш пастасы, щетка, сабын, сабын савыты, бритва, кырыну өчен крем, конверт һәм ручка бар иде.

Көзге чакырылыш 7 ноябрь көнне башланачак. Казанның Совет районыннан барлыгы 167 егет армиягә алыныр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100