Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Совет районында өч автобус янган
Янгын Гадел Кутуй урамындагы автостоянка территориясендә чыккан.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында өч автобус янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә ут белән көрәшүчеләргә Гадел Кутуй урамындагы 86нчы йорт каршында урнашкан автостоянка каравылчысы шалтыраткан. Ул төзелеш корылмасына ут кабуы хакында хәбәр иткән.
6нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, ялкын телләре ике «ПАЗ», шулай ук «Хендэ» автобусын камап алган була инде. Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган каравылчылар корылма һәм автобуслар эчендә беркем дә булмавын әйтә.
Янгынны 26 минут эчендә тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, төзелеш корылмасы һәм ике «ПАЗ» автобусы янып беткән, «Хендэ» автобусы өлешчә зыян күргән. Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз