Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Совет районы суды читтән торып миллиардер Алексей Семинга арест салды
Ул агымдагы елның 11 маена кадәр сак астында булачак
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Юлия Ревина). Кичә Казанның Совет районы суды "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы җинаять эше фигуранты, "АС Менеджмент" идарәче компаниясе" Директорлар советы рәисе Алексей Семинны читтән торып сак астына алу турында карар чыгарды.
Суд тикшерүчеләрнең гаепләнүчене арест салу турындагы гаризасын канәгатьләндереп, аны агымдагы елның 11 маена кадәр сак астында тоту турында карар чыгарды. "Сак астында тоту вакыты РФ территориясенә экстрадицияләү вакытыннан санала башлый", - дип аныклап узды судья, шул рәвешле, прокуратура таләбен канәгатьләндереп.
Суд утырышы вакытында прокурор ассызыклаганча, Семин чит илдә булганлыктан, аңардан сорау алып булмый - андый сорау алу гамәлдә булмый.
Семинның адвокаты суд залында якланучысының Россиядән фаҗигале хәлләргә кадәр үк киткәнен һәм Франциядә дәваланганын, ә тикшерүчеләрдән качып ятмаганын әйтте. "Ул гаепләүләр турында белә һәм мәгълүмат бирергә әзер, әмма әле килгәне юк. Ул үзенә карата җинаять эше кузгатылганны белә, ул чит илдә", - дип билгеләп үтте прокурор. Моңа каршы адвокат, берәүнең дә Семинны сорау алуга чакырганы юк, чакыруны һәм мәгълүмат бирүдән баш тартуны раслаган дәлилләр юк, дип билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз: 13 апрель көнне тикшерүчеләр Алексей Семинга Җинаять кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерде. Кичә Татарстан тикшерү органнары Алексей Семинны халыкара эзләүгә игълан итте. Җинаять эшен тикшерү кысаларында «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге, Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган. Компания әлеге карарга карата шикаять белдерде.
Хәзерге вакытта "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны буенча җинаять эше буенча 12 кеше тикшерү уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз