Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Совет районы хакимияте 100 яшьлек райондашын котлаячак
Юбиляр үзе Казанныкы, Бөек Ватан сугышында катнашкан хөрмәтле ветераннарның берсе
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Совет районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Миронов, 100 яшьлек юбилее уңаеннан, котлаулар кабул итә. Юбилярны котлау һәм хөрмәт күрсәтү өчен, Совет районы хакимияте башлыгы Александр Песошин махсус киләчәк, дип хәбәр итә әлеге хакимиятнең матбугат секретаре Маргарита Ляпахина.
Хәзерге вакытта оныгы гаиләсендә гомер көзен үткәрүче Павел Сергеевич үзе Казанда туган булган. Сабый чагында ук тиф авыруы әти-әнисен фани дөньядан алып киткән, аннары аны кыз туганы белән Питрәч районындагы күп балалы игелекле тату гаиләгә балалыкка алганнар. Шул заман яшүсмерләренең күбесе кебек, 10 яшеннән көтү көтеп тамак туйдырган ул. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның август аенда фронтка Ватанны фашист илбасарларыннан сакларга киткән, пехота гаскәрләре сафында бөтен сугышны узган. 1945 елның апрелендә исә Варшава янында яраланган: күзенә снаряд кыйпылчыгы кергән. Сугыштан соң колхозга әйләнеп кайткан, ат караучы, умартачы буларак 56 ел хезмәт стажы җыеп, 85 яшенә кадәр җиң сызганып эшләгән.
Павел Мироновның гаилә тормышында ике хатын-кыз булган, әмма икесе дә, 29 һәм 30 ел гомер иткәннән соң, вафат булган. Беренче никахтан өч улы дөньяга килгән, ләкин аларның икесе инде исән түгел, ә икенче никахтан балалары булмаган.
Югалтулары зур булса да, тормыш ветеранга янә сынау җибәрә: 1997 елда янгын чыгып, аның йорт-җире каралты-курасы белән бергә янып көлгә әйләнә. Шуңа күрә Павел Сергеевич олыгайган көнендә оныгына Казанга күченеп килергә мәҗбүр була. Бүген исә ул гаилә җылысы тоеп, хатирәләрен барлап көн үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз