Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның социаль яклау хезмәткәрләре адреслы социаль ярдәмгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачак
Казанның социаль яклау хезмәткәрләре адреслы социаль ярдәмгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачак
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу атнада шәһәрнең Социаль яклау идарәсе белгечләре Казанның кайбер микрорайон һәм бистәләрендә яшәүче халык белән очрашып, ташламаларны акчага алмаштыру мәсьләләсенә кагылышлы проблемалар буенча фикер алышырга планлаштыра. Шулай итеп, 11 октябрьдә 14-16 сәгатьтә Залесный бистәсенең Залесный урамындагы 2 йортта очрашу үтәчәк. 13 октябрьдә 10-13 сәгатьләрдә Казанның Совет районында яшәүче аз керемле гражданнарны районның Кайбицкая, 3 урамында урнашкан социаль яклау бүлеге бинасында көтеп калалар.
Бүген шәһәр хакимиятендә үткән матбугат коонференциясендә шәһәрнең Социаль яклау идарәсе башлыгы Татьяна Ларионова хәбәр итүенчә, мондый очрашулар адреслы социаль яклау белән бәйле чаралар комплексын тулырак чынга ашырырырга мөмкинлек бирәчәк. Гражданнарның барлык теләкләре дә тыңланылачак һәм аз керемле финанс ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Т.Ларионова ышаныдыруынча, идарә хезмәткәрләре атна саен икешәр очрашу үткәрергә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз