news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның социаль проектлары Россия Президентының 116,5 млн сумлык грантына лаек булды

Татарстаннан 58 проект Президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе булды.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Казанның социаль проектлары 116,5 млн сум күләмендә финанс ярдәм алды, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе порталы.

Татарстаннан социаль әһәмияткә ия булган 58 проект Президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе булды. Алар арасындагы 32 проект республика башкаласының иҗтимагый оешмаларына карый.

Иң зур финанс ярдәмгә “Мәрхәмәтле Казан” шәһәр программасы кысаларында конкурска тәкъдим ителгән, 2016 елдан Казан мэриясе тормышка ашырып килгән – “Мәрхәмәтле дулкын” бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале һәм “Ярдәм” үзәге базасындагы күрмәүче инвалидлар өчен реабилитация проекты ия булды.

Моннан тыш, Президент грантлары фонды ярдәмен “Умиление” Аналар һәм балачакны саклау үзәгенең “Колыбель” социаль приюты, “Смена” заманча мәдәният үзәгеннән “Рудник” документаль кино фестивале дебюты, шулай ук Татарстан башкаласында социаль әһәмияткә ия булган башка проектлар алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot