Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Социаль көнкүреш музее французларга “Яңа ел әкияте” күрсәтә
Күргәзмә “Château des Quintarets” замогы хуҗалары, “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе, музей хезмәткәрләре берләшмәсе ярдәмендә оештырыла
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Декабрь уртасында Франциядә Казанның Социаль көнкүреш муниципаль музее “Яңа ел әкияте” күргәзмәсен тәкъдим итә. Чара борынгы “Château des Quintarets” замогында узачак. Экспозициянең нигезен Яңа ел бәйрәменең төп атрибутлары алып тора: Кыш Бабай һәм Кар Кызы. Музей коллекциясендә аларның саны йөздән артып китә, һәм аларның барысы да совет чорында ясалган.
Күргәзмә, мэриядән хәбәр итүләренчә, “Château des Quintarets” замогы хуҗалары, “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе һәм музей хезмәткәрләре берләшмәсе ярдәмендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз