news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Сибгат Хәким урамындагы офиста янгын чыккан

Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

Казанның Сибгат Хәким урамындагы офиста янгын чыккан
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанның Сибгат Хәким урамындагы бер йортның офисында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ике бүлмәле офис бинасы торак йортның беренче катында урнашкан. Янгын иртәнге тугызынчы яртыда чыккан. Урынга газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең ике звеносы хезмәткәрләре килгән.

Алар килгәндә офиста җиһазлар һәм оргтехниканы ялкын телләре камап алган була инде. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр аны тиз арада сүндергән.

Күршедәге бүлмәләргә зыян килмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot