Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның штаттан тыш баш офтальмологы: Глаукомадан операцияләрне күбрәк ясый башладык
2019 елда 1 меңнән кимрәк операция ясалса, 2021 елда 2 меңгә якын операция үткәрелгән.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш офтальмологы Елена Жиденко әйтүенчә, соңгы өч елда глаукомадан операцияләр саны арткан.
«Глаукоманы операция ярдәмендә вакытында дәваларга кирәк. Вакытны югалту күрүне югалту дигән сүз, күрү сәләтен кире кайтарып булмый. Башлангыч диагностикага басым ясыйбыз, шулай ук операцияләрне дә арттырдык. 2019 елда 1 меңнән кимрәк операция ясалса, 2021 елда 2 меңгә якын операция ясадык», — дип белдерде Елена Жиденко.
Ул республикада 2020 елда глаукомалы 33 мең 358 пациент исәпләнгәнен әйтте. Татарстанда 100 мең кешегә 1167 глаукома очрагы туры килә.
Глаукома — күз басымы күтәрелеп, күрү нервына зыян килү белән бәйле авыру. Дәваламасаң, сукыраюга китерә. Ләкин, табиблар әйтүенчә, күз басымы күтәрелүгә генә бәйле түгел, күз басымы нормада булып та, главкома ачыкланган очраклар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз