news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “Шәрык” клубы яшьләре Корбан бәйрәмен Мәскәүдә билгеләп үтәчәк

Сәфәр программасында шулай ук Мәскәү Җәмигъ мәчете, мөселман үзәге, яңа салынучы иман йортында, Россия башкаласында хәләл продуктлар белән сәүдә итүче сәүдә ноктасында булу каралган

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның “Шәрык” клубы яшьләре Корбан бәйрәмен Мәскәүдә уздырырга җыена. Бәйрәм чараларының берсе Кремль янәшәсендәге кунакханәдә узачак. Сәфәр программасында шулай ук Мәскәү Җәмигъ мәчете, мөселман үзәге, яңа салынучы иман йортында, Россия башкаласында хәләл продуктлар белән сәүдә итүче сәүдә ноктасында булу каралган. Шулай ук Мәскәүдәге иске Татар бистәсенә сәфәр оештырырга, Мәскәү яшьләре һәм татар оешмалары активистлары, татар сайтлары вәкилләре белән дә очрашырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot