news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның сайлау участокларында 242 сәүдә ноктасы эшли

Татарстан башкаласындагы участокларда 130 тоннадан артык ит һәм 270 тонна яшелчә сату планлаштырыла.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Бүген Казандагы барлык сайлау участокларында 242 сәүдә ноктасы ачылды, анда азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларын алып була. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәләрдә 13 тонна ит, 80 тоннадан артык сөт, 50 тонна май, 80 тонна чамасы шикәр комы, 35 тонна он, 160 тонна ярма, 270 тонна яшелчә (44 тоннасы бәрәңге), шулай 19 тонна макарон эшләнмәләре сату планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot