news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат Түбән Камада тоткарланган

Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанның сантехника кибете директорын үтерүдә шикләнелгән ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 34 яшьлек эшкуарны үтерүдә шикләнелгән ир-атны полицейскийлар Түбән Камада тоткарлаган.

Дүрт тапкыр пычак белән яралаган ир-атның үле гәүдәсенә аның апасы кибеттә юлыккан. Мәет янында өч пычак тапканнар. Тикшерүчеләр җинаять урыныннан эшкуарны үтерүдә шикләнелгән җинаятьче сурәтләнгән видеокамера язмаларын да алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot