Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Салмачы бистәсендә җиңел машина баганага бәрелгән
Бүген иртән булган авария видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсендә иртәнге якта «Хендэ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Шуннан соң «Лада» юлдан читкә чыгып, баганага килеп кергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария иртәнге 7.32 сәгатьтә килеп чыккан. Юл һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Ир-ат табибларга эче авыртуын әйткән.
Юл һәлакәте булган урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз