news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Салмачы бистәсендәге коточкыч һәлакәт видеога эләккән

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Салмачы бистәсендә булган һәлакәтнең видеосы чыкты.

Якынча мәгълүматлар буенча, ике автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте бүген көндез булган.

Видеоязмада ике автомобильгә дә нык зыян килгәнлеге күренә. Ак автомобиль, бәрелешү нәтиҗәсендә, кюветка очкан һәм тимер өеменә әйләнгән.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны "Ашыгыч ярдәм" машинасында Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot