news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы проспектка Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Торак комплекстагы өч урам Мостай Кәрим, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен йөртәчәк.

Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы проспектка Илһам Шакиров исеме биреләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Салават күпере» торак комплексындагы өч яңа урамга мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре биреләчәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында шундый мәгълүмат китерелә.

«Казанның Киров районы «Салават күпере» торак комплексы территориясендәге яңа урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә: 1нче урам хәзер - «Мостай Кәрим урамы», 2нче урам - «Илhам Шакиров проспекты», 3нче урам - «Әлфия Авзалова урамы» дип аталачак», - диелә җыентыкта.

Беренче урамга башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәрим исеме биреләчәк.

Икенче урам татар музыкаль мәдәниятенең мәшһүр вәкиле, җырчы Илһам Шакиров исемен йөртәчәк.

Өченче урамга татар җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова исеме кушылачак.

  • Илһам Шакиров озакка сузылган авырудан соң – 2019 елның 16 гыйнварында, Әлфия Авзалова исә 2017 елның 15 июнендә вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100