news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Салават күпере» микрорайонында хастаханә ачылды

Медицина учреждениесе өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк.

(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанның «Салават күпере» микрорайонында өлкәннәр өчен «Коткару» ("Спасение") хастаханәсе ачылды. Аның яңа бинасында амбулатор-поликлиник ярдәмнең тулы спектры күрсәтеләчәк.

«Без «Салават күпере» микрорайонына сәламәтлек саклау тармагын тизрәк китерергә тырыштык. Биредә бүген үк белгечләр кабул итә башлый. Мин сезне котлыйм, сәламәтлек телим, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез һәм кисәтү чаралары турында онытмагыз», – диде республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

«Коткару» хастаханәсе «Салават күпере» микрорайонының барлык йортларына һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Искәртеп узыйк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа төзелә торган торак районнарына, шул исәптән «Салават күпере» территориясенә дә, халыкка медицина хезмәте күрсәтүне оештыруны йөкләгән иде.

Хастаханәнең гомуми мәйданы – 979,2 квадрат метр. Биредә бер сменага 250 кешегә кадәр кабул итү мөмкинлеге каралган, хастаханәдә 18 мең кеше теркәлә ала.

Шифаханә базасында өстәмә рәвештә «Сәнәгать медицинасы» проектын үстерү өчен профилактик тикшерүләр бүлеге ачылачак. Биредә Казанның Киров һәм Мәскәү районы предприятие һәм оешмаларына хезмәт күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100