news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның “Сәйран” бию төркеме "Folk of dance" Халыкара проектында беренче урын яулаган

Хореограф сүзләренчә, сайлап алу турында меңгә якын коллектив катнашкан.

Казанның “Сәйран” бию төркеме "Folk of dance" Халыкара проектында беренче урын яулаган
Нигина Низамиева

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Сәйран” төркеме, “Казан” хореография бию студиясен Халыкара проектта “Folk of dance” халык биюе буенча тәкъдим итеп, беренче урын яулаган. Бу хакта “Татар-информ”га төркемнең хореографы Нигина Низамиева хәбәр итте.

“Сайлап алу турында җитмеш сигез коллектив ярымфиналга узды һәм егерме бию төркеме генә финалга кадәр барып җитә алды. Жюрида барлыгы биш кеше утырды”, - диде хореограф.

“Декабрьдә Казанда сайлап алу туры булырга тиеш иде. Без шунда гариза бирдек, әмма, катнашучыларның саны аз булу сәбәпле, ул оештырылмады. Алга таба безнең белән оештыручылар шөгыльләнде. Һәм уңыш елмайды – безне финалга алдылар”, - диде ул.

Хореограф сүзләренчә, Татарстаннан тагын ике коллектив булган – “Мирас” һәм “Мириданс”. “Без ике номинациядә катнаштык: халык биюе (“Зәңгәр шәл” биюе) һәм халык биюенең стилизациясе (“Болгар амазонкалары” биюе). Болар өчен безгә күбесенчә тугыз һәм сигез балл куйдылар”, - ди ул.

“Тагын бер номер – хорезм биюен бию күрсәттек. Ул үзбәк халкы биюе хәрәкәтләреннән иде. Үзбәкстанда туып үскән кеше буларак, үзбәк биюен җентекләп өйрәттем. Без гаҗәпләндек – кызлар бу номерны бик шәп башкарып чыкты һәм жюри да максималь балл куйды”, - диде Нигина Низамиева.

“Безнең блокта унбишләп бию коллективы катнашты, шуларның дүртесе генә финалга чыкты. Икенче көнне финал туры булды һәм безгә беренче урын бирделәр”, - дип белдерде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100