Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның “Сөләйман” мәчетендә чукрак-телсезләр өчен якшәмбе курслары дәвам итә
Аларга мәчетнең уку бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова белем бирә
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” мәчетендә чукрак-телсезләр өчен Ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары дәвам итә. Аларны мәчетнең уку бүлеге мөдире, телсез-чукракларга һәм күрмәүчеләргә белем бирүче күренекле белгеч Мәликә Гыйльметдинова укыта.
Белгеле булганча, ул 3 ел элек ишарәләр теле буенча курслар тәмамлаган һәм татарлардан күренекле дин белгечләре китаплары нигезендә чукрак-телсезләр өчен “Ислам нигезләре” курсы методикасын эшләде.
“Сөләйман” мәчете бөтен Россиядән җыелган күрмәүче шәкертләргә белем бирү сәбәпле, укучыларны тәүлек буена мәчеттә калдыра алмый. Шул сәбәпле, халык соравы буенча, көндезге курсларны оештырырга карар кылганнар. Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр мәчет белән (843) 5120-377 телефоны аша элемтәгә керә ала. Бу хакта “Сөләйман” мәчетенең рәсми сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз