news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның сәүдә нокталарында кәбестә кыйммәтләнүен дәвам итә

Ә менә бәрәңге арзаная төшкән

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Узган атнада да Казанның сәүдә нокталарында кәбестә кыйммәтләнүен дәвам иткән. Бу төр яшелчә бәясе тагын 0,9 процентка күтәрелә төшкән. Кишер бәясе дә 1,1 процентка булса да өскә “үрмәләгән”. Шул ук вакытта бәрәңге бәясе 1,6 процентка төшкән. Башка төр туклану продуктлары арасында төшү ягына иң зур бәяләр үзгәреше дөге ярмасында ( 2 процентка) күзәтелгән. Дуңгыз, тавык ите, атланмай, көнбагыш мае, йомырка, бодай оны 0,2-0,3 процентка арзанайган. Ә менә сыр, тары ярмасы, катырылган балык - 0,8-1,1 процентка, шикәр комы-0,3 процентка кыйммәтләнә төшкән. Әлеге мәгълүматларны “Татар-информ” агентлыгына Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе җиткерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot