news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның сәүдә нокталарында бодай оны, шикәр комы кыйммәтләнүен дәвам итә

Яшелчә продукциясе дә кыйммәтләнә бара

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Казанның сәүдә нокталарында бодай оны, шикәр комы, токмач икенче атна рәттән кыйммәтләнүен дәвам иткән. Узган атнада әлеге төр туклану продуктларының бәясе якынча 1 процентка күтәрелгән. Бодай онының килосы уртача 23 сум 16 тиен, шикәр комы – 29 сум 53 тиен, токмачның килосы уртача – 37 сум 47 тиен тора. Яшелчәдән суган, кишер, кәбестә һәм бәрәңге бәяләре, сезонга хас булганча күтәрелә бара. Суганның килосы узган атнада уртача 15 сум 68 тиеннән, кишер – 20 сум 49 тиеннән, кәбестә -15 сум 45 тиеннән, бәрәңге -14 сум 27 тиеннән тәкъдим ителгән.
Тары, карабодай ярмалары, тоз, көнбагыш мае, киресенчә, тагын беркадәр очсызланган. Мәсәлән, Татарстанстат мәгълүматларына караганда, көнбагыш маеның литры уртача 71 сум 16 тиен, тозның килосы 9 сум 43 тиен тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot