news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Рубин» командасы сакчысы коронавирус белән авырый

Константин Плиевның Covid-19 инфекциясенә тесты уңай нәтиҗә биргән.

Казанның «Рубин» командасы сакчысы коронавирус белән авырый
http://www.rubin-kazan.ru

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). «Рубин» командасының сакчысы Константин Плиевның коронавируска тесты уңай нәтиҗә биргән. Бу турыда Казан клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Рубин» матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, уенчы үзен яхшы хис итә һәм туган ягы Владикавказда табиблар күзәтүендә тора.

«Уенчы апрель башыннан Владикавказда үзизоляциядә, безнең команданың башка әгъзалары белән элемтәгә кермәде. Константинның тизрәк терелүен телибез!» — диелгән «Рубин» матбугат хезмәте хәбәрендә.

Константин Плиев Россия Премьер-лигасының коронавирус йоктырган икенче футболчысы булды. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәүнең «Локомотив» командасы һәм Перу җыелма командасы һөҗүмчесе Джефферсон Фарфанның коронавируска тесты уңай булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100