Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның "Рубин" командасы 2017-2018 елгы сезонының беренче уенын оттырды
Исәп "Краснодар" командасы файдасына 1:2.
(Казан, 15 июль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның “Рубин” футболчылары “Казан Арена” стадионында “Краснодар” командасына каршы уен белән Россия чемпионатының 2017-2018 елгы сезонsy башлады. Әлеге уен баш тренер вазифасына Корбан Бердыев билгеләнгәннән соң, “Рубин” командасы өчен беренче рәсми матч булды. Уен кунаклар файдасына 1:2 исәбе белән тәмамланды.
Казанлылар уенны кызу башласалар да, беренче тайм азагына Краснодардан килгән кунаклар ике туп кертергә өлгерделәр. Ике тупны да ярымсакчы Рикардо Лаборде кертте.
Икенче тайм башында "Рубин" командасы Рубен Рочинаны Максим Лестьенга алыштырды. Лестьен, берничә сакчыны үз алдыннан алдап, матур туп кертте, әмма җиңү өчен бу гына аз булды.
"Рубин" командасының составы:
Капкачы: Сергей Рыжиков.
Сакчылар – Федор Кудряшов, Владимир Гранат, Олег Кузьмин, Тарас Бурлак һәм Руслан Камболов.
Ярымсакчылар – Магомед Оздоев, Янн Мвилла, Рубен Рочина (Максим Лестьен) һәм Гекдениз Карадениз (Сердар Азмун)/ Һөҗүмдә – Максим Канунников (Жонотас)
"Рубин" командасының киләсе уены 22 июль көнне Санкт-Петербургның "Зенит" командасына каршы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз