news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Россия – минем тарих» паркы бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнаша

Бәйгедә җиңүгә 400гә якын музей дәгъва итә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Россия – минем тарих» паркы «Минем яраткан музеем» бөтенроссия халык онлайн-тавыш бирүендә катнаша.

Парк матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгедә Россиянең 400 гә якын музее катнаша, анда Татарстанның йөз музее да кергән. Татарстанныкылар арасында – Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей, КФУ Этнографик музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һ.б.

Конкурс агымдагы елның 4-26 ноябрендә «Культура.РФ» порталында үткәрелә. Бәйге турында тулырак мәгълүмат порталның махсус проектында тәкъдим ителә. Биредә тавыш бирү рейтингы яңартылып тора.

Тәүлеккә бар тапкыр тавыш бирергә мөмкин. Казанның «Россия – минем тарих» паркы өчен https://www.culture.ru/institutes/35135/istoricheskii-park-rossiya-moya-istoriya-g-kazan. сылтамасы буенча тавыш биреп була.

Казанның «Россия – минем тарих» паркы 2017 елның октябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә ачылды. Мультимедиа проекты кысаларынла интерактив формада Россиянең генә түгел, гомумән Татарстанның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot