news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе – Россиянең иң яхшы медицина оешмасы

Хастаханә медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын тәэмин итүдә лидер булды.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанның Республика балалар клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы медицина оешмасы дип табылды.

Хастаханәне бүген Мәскәүдә X «Медицина һәм сыйфат – 2017» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгы һәм сыйфаты» номинациясендә бүләкләделәр.

Конференциядә ел саен премиягә нәтиҗә ясыйлар, сәламәтлек саклау, медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфатын контрольдә тотуны оештыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышалар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100