news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның регби клубы югары лиганың бронза призеры булды

Сезон дәвамында «Стрела» клубы бер тапкыр да җиңелмичә уйнады.

Казанның регби клубы югары лиганың бронза призеры булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан,7 октябрь, "Татар-информ"). 3-6 октябрьдә Мәскәүнең «Фили» стадионында регби-15 буенча Югары лига финалында Казанның "Стрела" клубы өченче урын яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сезон эчендә «Стрела» клубы бер тапкыр да җиңелмичә, финалга фаворит булып керде. Ярымфинал матчында казанлылар «Енисей-СТМ-2» командасына оттырды һәм алга таба лигада өченче урын өчен көрәште.

6 октябрьдә «Фили» регби стадионында казанлылар «Кызыл Яр» дублен узып, бронза призер булды.

«Стрела» (5) 12:0 (0) «Кызыл Яр-2»

"Кызыл Яр-2" командасыннан Никита Федякин, "Стрела" командасыннан Герхард Визаж  бу матчның иң яхшы уенчылары дип танылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot