Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның һәр йөзенче гражданинында утлы корал бар
Казанның һәр йөзенче гражданинында утлы корал бар
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Венера Фәсхетдинова). “Бүгенге көнгә Татарстанда 90 меңгә якын утлы корал, газ һәм травматик корал теркәлгән. Ел саен корал саны 2,5 – 3 меңгә арта”, - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының оештыру-рөхсәт эшләре һәм шәхси детектив һәм сак эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илдус Хәлилов.
Бүлек башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан республикасы территориясендә 40 меңнән артык утлы аучылык коралы хуҗалары теркәлгән. Казанда гына 10 меңнән артык кешедә утлы корал бар, димәк башкаланың һәр йөзенче гражданины утлы корал иясе.
Соңгы елларда гражданнарда газ һәм травматик кораллар да арткан. Татарстанда мондый төр коралларга 25 меңнән артык кеше ия.
Коралны сатып алуга, саклауга лицензия бирелгәнче гражданин медицина тикшерүен үтә, эчке эшләр органнарында учетта тору-тормавы карала, шулай ук укыту үзәгендә әзерлеге дә исәпкә алына.
Закон нигезендә эчке эшләр органнарына коралларны, шартлаткыч матдәләрне саклау шартларын һәм аларны куллануны тикшерү бурычы йөкләнгән.
2007 елда гына төрле таләп бозулар өчен республика гражданнарынан 8 мең берәмлек корал, оешмалардан 400 хезмәт коралы кулланыштан алынган, 7 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Илдус Хәлилов билгеләп үткәнчә, республикада шартлаткыч матдәләрне һәм утлы коралларны саклау урыннарын милиция контрольдә тота. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстанда утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр саны кими бара. Агымдагы елда мондый 19 факт теркәлгән. “Һәрбер факт җентекләп тикшерелә”, - дип ассызыклады бүлек башлыгы.
Мәсәлән, 7 гыйнварда Әгерҗе районында яшүсмер тимер әрҗәне ватып, ау мылтыгын урлый. Сәбәпсез күршеләренең тәрәзәләренә ата башлый. 3 февральдә исә Әлмәт районында ир-ат ау мылтыгыннан үзенең дус хатынына ата. Аннары үзен дә үтерә. Бүлек башлыгы шәхси милекчеләрдән корал урлауны кисәтү өчен фатирда сигнализация урнаштырырга киңәш итте.
Илдус Хәлилов сүзләренә караганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчеләрдән 200 берәмлек коралны кулланыштан алган, шул исәптән гранометлар, автоматлар, пистолет-пулемет, мылтык һәм башка кораллар бар. Шуның нәтиҗәсендә утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр саны да кимегән диде Илдус Хәлилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз