news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Рәис Гәрәев урамындагы балалар бакчасы 1 сентябрьдә ачыла

220 урынлык өч катлы балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн сум бүлеп бирелгән.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Казанда «Волжские просторы» торак комплексында Рәис Гәрәев урамындагы балалар бакчасын 1 сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынлык балалар бакчасы илебездә лифтлы беренче мәктәпкәчә учреждение була. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сүзләренчә, уку йортын төзү 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды. Өч катлы балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн сум бүлеп бирелгән. 4,6 мең кв.м мәйданлы объектны «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.

Яңа балалар бакчасына яшь ярымнан олырак балалар йөри ала. Ясле төркемнәре бинаның беренче катында урнашкан. Һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфет һәм чишенү бүлмәсе бар. Балалар бакчасының икенче катында урта яшьтәге балаларның алты төркеме өчен бүлмәләр булачак. Шунда ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар урын алачак.

Объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, отделка эшләре ахырына якынлаша, хәзерге вакытта якын-тирә территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыкларында күләгә япмалары урнаштыру эшләре бара.

Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балалар төркемнәрен укыту өчен шартлар тудырыла. Илдә беренче буларак мәктәпкәчә учреждениедә лифтлар урнаштырылачак. «Мондый балалар бакчасы булганы юк иде әле, бу - уникаль уку йорты», - диде Шырыбыров.

  • Республикада «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 6010 урынлы 29 балалар бакчасы төзелә, шуларның унысы - Казанда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100