news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Прогонная урамы автотранспорт хәрәкәте өчен ябылды

Чикләүләр сентябрь ае уртасына кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Казанда 1 августтан Прогонная урамы машина хәрәкәте өчен ябылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Чикләүләр 12 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Төгәлрәк әйткәндә, 29 августка кадәр Кукушкино урамыннан Поперечно-Прогонная урамына кадәр юл өлеше, ә 15  августтан 12 сентябрьгә кадәр Кукушкино урамыннан Прогонная урамы 39 нчы номерлы йортка кадәр булган юл өлеше ябыла. 

Вакытлы уңайсызлыклар Идел су каналын төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр иткән башкаланың Тышкы төзекләндерү комитеты. Автомобиль йөртүчеләрнең игътибарлырак булулары һәм вакытлы юл билгеләренә буйсынулары сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100