Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Пожарский урамында торак йортка ут төрткәннәр
Янгында йортның 52 яшьлек хуҗасы зыян күргән.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казанның Пожарский урамында торак йортка ут төрткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Казанның Авиатөзелеш районында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына дүшәмбе иртәсендә килгән.

Янгын чыккан йорт янында ут белән көрәшүчеләрне күршеләр каршы алган. Алар янгын сүндерүчеләргә, йорттан төтен күтәрелүен күргәч, ишекне махсус корал ярдәмендә ачып, 52 яшьлек хуҗаны урамга алып чыгулары, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакыртулары хакында хәбәр иткән.

Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә озаткан.

5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре утны тиз арада сүндергән.

Башлангыч фаразларга караганда, йортка ут төрткән булырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз