news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның план-схемасы калфакны хәтерләтә – профессор Елена Яковлева

Философия фәннәре докторы Е.Яковлеваның "Казан контуры мисалында татар үзенчәлеген күзаллау: проблеманың фәлсәфи-мәдәни аспекты" мәкаләсе.

(Казан,17 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Казан – хатын-кыз шәһәр, аның карта-схемасы хатын-кызның милли баш киеме – калфакны хәтерләтә”, дип яза философия фәннәре докторы Елена Яковлева үзенең “Казан контуры мисалында татар үзенчәлеген күзаллау: проблеманың фәлсәфи-мәдәни аспекты” дип аталган фәнни эшендә.

Философия фәннәре докторы, профессор, доцент, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты доценты Елена Яковлева әлеге фәнни мәкаләсе белән "Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте" I халыкара фәнни конференциясендә катнашты. 

“Калфак – хатын-кыз символы, аның бизәкләре хуҗасының рухи матурлыгын күрсәткән билгеле бер мәгънәгә ия. Борынгы заманнарда калфак шәһәр хатын-кызларының көндәлек баш киеме булса, хәзер бәйрәм киеме яки сәхнә костюмы элементы, - ди ул. - Казан каласының схемасы калфакның геометрик сызымын кабатлый. Беренче карашка катлаулы тоелган бу баш киеме чынлыкта гап-гади конфигурациягә ия – башка кия торган өлеше дүртпочмаклы һәм очы конуссыман формада. Ул маңгай төшереп башка киелгән, ә очы йә артка, йә янга төшеп торган...”

“Әйе, мин, чынлап та, калфак чалымнарын күрдем. Бу – символ, - диде Елена Людвиговна “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең фәнни мәкаләсенә аңлатма биреп. - Икенчедән, бу мәкалә үзенә күрә эпатаж. Аны бөтен кеше кабул итмәскә дә мөмкин. Әмма бу - Казанның тышкы күренешенә хатын-кыз карашы. Бу башкаланы популярлаштыруның бер алымы дип кабул итегез. Башкалар да шушы мин күргән матурлыкны күрсеннәр иде”.

Галимә әйтүенчә, ир-атлар арасында аның әлеге мәкаләне фәлсәфи саташу дип кабул итүчеләр дә булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100