news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Песочная урамында вакытлыча хәрәкәт чикләнә

Уңайсызлыклар газ үткәрү линиясендә төзекләндерү эшләре белән бәйле.

Казанның Песочная урамында вакытлыча хәрәкәт чикләнә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 17 гыйнварга кадәр Песочная урамында автотранспорт хәрәкәте чикләнә. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә.

Чикләүләр Пихта урамыннан Колхоз урамына кадәр өлештә кертелә. Бу газ үткәрү линиясендә төзекләндерү эшләре белән бәйле, диелә хәбәрдә.

Шәһәр Башкарма комитеты руль артындагыларны игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot