news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Педсовет» спектакле «Алтын битлек»нең балалар программасында күрсәтелә

Татар дөньясында әлеге спектакльнең эскизы яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллинаның чыгышы белән танылды.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «MOÑ» театраль мәйданчыгында чыккан «Педсовет» спектакле «Алтын битлек» фестиваленең конкурстан тыш балалар программасы (ДЕТСКИЙ WEEKEND) кысаларында Мәскәүдә күрсәтелә.

Афишада язылганча, документаль спектакль 13 март көнне Мейерхольд үзәгенең Яңа залында була. Вакыты 14 һәм 18 сәгатьләрдә билгеләнгән.

«2022 елның мартында фестиваль тугызынчы мәртәбә балалар программасын тәкъдим итә. Анда Улан-Удэ, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Екатеринбург һәм Рязань шәһәреннән 10 спектакль күрсәтелә», — дип хәбәр ителә фестиваль сайтында.

Оештыручылар программада документаль театрның аерым урын алып торуын ассызыклый. «Монда гади дә, уникаль дә булган конкрет кешенең хис-тойгылары беренчел», — дип билгеләп үтелә. «Педсовет» спектакле шушы блокка кертелгән.

Әлеге спектакльдә укытучылар катнаша — алар сәхнәгә чыгып укыту системасындагы проблемалар турында сөйли. Спектакльнең авторлары һәм куючылар — Елена Калаганова, Йолдыз Миңнуллина һәм Анастасия Радвогина. Спектакль 12+ дип билгеләнгән.

Әлеге спектакль «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында ясалган «24/7» эскизы нигезендә үстерелгән. Татар дөньясында ул яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллинаның чыгышы белән танылды.

Эскизда катнашкан 13 укытучы арасында Ләйлә Хәбибуллина бердәнбер татар теле укытучысы иде. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Аның дүрт минутлык текстында татар теле укытучысының соңгы дүрт елы сурәтләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot