news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның педагог-психологы Эльвира Башлай бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларны тәрбияләү, өстәмә белем бирү һәм социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты мактау грамотасы белән бүләкләнде

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Казандагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей педагог-психологы Эльвира Башлай бөтенроссия бәйгесенең “Белем бирү процессында катнашучыларның нәтиҗәле эшчәнлеген үстерү өчен“ номинациясендә лауреат булды. Ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларны тәрбияләү, өстәмә белем бирү һәм социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “2009 елда Россиянең педагог-психологы” бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе Сочи шәһәрендә “Укыту. Тәрбияләрү. Үсеш – 2009” бөтенроссия форумы кысаларында 27 сентябрь-3 октябрь көннәрендә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot