news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Парк урамында балконнан атулары турындагы мәгълүмат расланмады

Гаммәви мәгълүмат чаралары травматик пистолеттан ут ачкан бер төркем ир-атны эзләүләре хакында хәбәр итте.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казан полициясендә Парк урамында балконнан атулары турындагы мәгълүматны кире кактылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Парк урамындагы бер йортның фатирындагы балконнан травматик пистолеттан атулары, шуннан соң җинаятьчеләрнең автомобильдә әлеге урыннан качып китүләре турында мәгълүмат дөнья күргән иде.

Соңрак ачыкланганча, узган шимбәдә кич белән бер хатын-кыз полициягә, имештер, аның балаларына тәрәзәдән атулары хакында хәбәр иткән. Аның ире әлеге хәлне ачыкларга теләп, подъездда берничә ир-ат белән ачуланышкан.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре кешеләр белән аралашкан һәм беркемнең дә ату тавышларын ишетмәвен ачыклаган. Травматик пистолеттан ату турындагы мәгълүмат расланмаган», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot