news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Отар бистәсендә янгында 58 яшьлек ир-ат һәлак булган

Фаҗига Матюшино урамындагы 1нче йортта килеп чыккан.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Казанда шәхси йортта 58 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанның Отар бистәсендә Матюшино урамындагы янгын турында үзәк янгын пунктына хәбәр кичә көн уртасы тирәсендә алынган. Урынга 7нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән. Аларны хуҗа хатын каршылаган һәм икенче катта ир-ат барлыгын әйткән. Бу вакытта тәрәзәләрдән куе төтен агылган, янгын бөтен йортны камап алу куркыныч туган.

Янгын сүндерүчеләр ир-атны икенче катта идәндә тынсыз-хәрәкәтсез килеш табып алган.

9 минуттан 10 квадрат метр мәйданда булган янгын сүндерелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – электр җиһазлары куллану кагыйдәләре бозылу.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot