news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның опера һәм балет театрында – “Шүрәле” балеты

17 һәм 18 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында композитор Фәрит Яруллинның һәм либретто авторы Әхмәт Фәйзинең «Шүрәле» балеты уйналачак

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). 17 һәм 18 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында композитор Фәрит Яруллинның һәм либретто авторы Әхмәт Фәйзинең «Шүрәле» балеты уйналачак.
“Шүрәле”нең премьерасы Казанда 1945 елның 12 мартында куела. 1950 елда спектакль Киров (хәзерге Мариин) театрында “Али-Батыр” исеме белән уйнала. Ленинградта тәкъдим ителгән премьераны Советлар Союзының барлык танылган опера һәм балет театрлары, шулай ук Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, Алмания, Мексика кебек чит илләр театрлары сәхнәләштерә.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, быелның июнендә “Ак төннәр йолдызлары” фестивале кысаларында Санкт-Петербургның Мариин театры “Шүрәле” балетын яңадан күрсәтә. Премьераның музыка җитәкчесе һәм дирижеры Валерий Гергиев була, баш партияләрне Мариин театры солистлары башкара.
Беренче премьера тәкъдим ителгән көннән, “Шүрәле” балеты М.Җәлил исемендәге театр сәхнәсеннән төшми. Спектакль 1952, 1957, 1970, 1986 һәм 2000 елларда куела. 17 һәм 18 октябрьдә хореограф Леонид Якобсон җитәкчелегендәге бию осталары башкарачак куелышта баш партияләрне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары уйнаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100