news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның опера һәм балет театры – Нидерланды Патшалыгында кунакта

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Нидерланды Патшалыгына гастрольләре башлана

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының Нидерланды Патшалыгына гастрольләре башлана. Голландиянең Дронтен шәһәре халкы театрның яңа куелышын - Джакомо Пуччининың “Мадам Баттерфляй” операсын караячак. Гастрольләр барышында театр труппасы Ж.Бизеның “Искатели жемчуга” спектаклен дә тәкъдим итәчәк.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакльләрдә театрның башкаручылары - Зоя Церерина,
Владимир Васильев, Айдар Нургаянов, Юрий Ившин, Юрий Петров, Светлана
Смирнова, хоры һәм оркестры, шулай ук Алманиядән килгән Сишенг
И, Георгий Ониани, Литвадан - Сандра Янушайте, Санкт-Петербургтагы Мариин театрыннан - Әхмәд Агади, Өфедән – Алинә Латыйпова,
Казакъстаннан - Нурҗамал Өсенбаева, Украинадан Сергей Ковнир һәм башкалар уйный. Спектакльләр белән дирижерлар Гинтарас Ринкявичус һәм Ренат Салаватов җитәкчелек итәчәк.
Опера труппасы гастрольләрдә йөргәндә, театр сәхнәсендә балет труппасы чыгыш ясый. Иртәгә, 8 октябрьдә, Казан тамашачысын “Мең дә бер кичә” әкияте көтә. Спектакльгә музыканы Фикърәт Әмиров яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100